Кама Тамагы муниципаль районында 2022 елда эшче көчләр саны 7 900 кеше тәшкил итә.
Кама Тамагы муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2022 елның 1 мартына теркәлгән эшсез гражданнар саны 46 кеше тәшкил итте (01.03.2021 елга - 98 кеше). Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2022 елның 1 мартына эш көче санының 0,58% ын тәшкил иткән (01.03.2021 елга - 1,2 %).
Эш бирүчеләр тарафыннан белдерелгән эш урыннары саны 2022 елның 1 мартына 60 берәмлек тәшкил итә (01.03.2021 елга - 88 берәмлек). Вакансияләрнең күпчелеге авыл хуҗалыгы өлкәсе (25 вакансия), җитештерү өлкәсе (14 вакансия), мәгариф (9 вакансия), хезмәт күрсәтү өлкәсе (6 вакансия) кебек тармакларда.
Бүгенге көндә инженерлар, агрономнар, тәрбиячеләр, пешекчеләр, тракторчылар, терлекчеләр, төрле ярдәмче эшчеләр иң кирәкле белгечлекләр булып кала бирә.
Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 февраленә вакансиягә 0,77 кеше тәшкил итә
Рәсми рәвештә игълан ителгән барлык вакансияләр белән Сез "Россиядә эш" https://trudvsem.ru / порталында таныша аласыз.