«Синең өчен, кадерлем» дип исемләнгән мастер-класс

2022 елның 4 марты, җомга

Халыкара хатын-кызлар  көне алдыннан район балалар  китапханәсенең «МастерОК» клубы җитәкчесе Гумирова Лилия Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Синең өчен, кадерлем»дип исемләнгән мастер – класс үткәрде.

 Мастер-класс барышында балалар матур язгы - лалә чәчәкләре ясадылар, фантазияләрен күрсәттеләр, хис-тойгыларын белдерделәр һәм үз хезмәтләренең нәтиҗәсенә шатландылар. Үз кулларың белән ясалган бүләктән дә кадерлерәк нәрсә юк! Эшләгән чәчәкләрен балалар бәйрәм көнне әниләренә, әбиләренә, апаларына бүләк итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International