4 март көнне Мәдәният йортында пгт. Кама Тамагы Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Бу - күңелдә кадерләп саклана торган хисләребез иң якын һәм кадерле кешеләргә - әниләребезгә, әбиләребезгә, хатыннарыбызга, сөйгән ярларыбызга рәхмәт сүзләрендә әйтелә торган үзенчәлекле көн.
Аларны якынлашып килүче бәйрәм белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов котлады.
Сөйкемле ханымнар өчен районыбызның талантлы ир-атлары чыгыш ясады, музыкаль номерлар күрсәттеләр һәм бәйрәм җырлары башкардылар.