МР Башлыгының 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы!

2022 елның 5 марты, шимбә

Кадерле хатын-кызлар!

     Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Без бу беренче яз бәйрәмен аерым җылылык белән каршы алабыз, чөнки ул дөньяга матурлык һәм гармония китерүче хатын-кызларга багышланган. Бу көнне без тагын бер кат мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен белдерү мөмкинлегенә ия.

     Игелек, зирәклек, матурлык, рухи көч, хезмәт сөючәнлек һәм киң күңеллелек – болар барысы да хатын-кызларга хас. Сезнең сабырлыгыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз нәтиҗәсендә өй учаклары сүнми. Ана булу кебек кыйммәтләр какшамас. Һәр ир-ат аның янәшәсендә булган хатын-кыз ярдәме белән үз әһәмиятенең чын үлчәмен тоя. Сез безгә үз көчебезгә ышаныч бирәсез, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә рухландырасыз, авыр минутларда ярдәм итәсез.

    Кадерле хатын-кызлар, бәйрәм белән сезне! Сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, ә өйдә тынычлык, иминлек һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                                Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International