Туфан Миңнуллин исемендәге паркта күңел ачу

2022 елның 5 марты, шимбә

Бүген, 5 мартта, Туфан Миңнуллин исемендәге паркта кыш белән хушлашуга багышланган традицион күңел ачулар узды. Бәйрәм күңелле һәм дәртле узды.

Халык һәм бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләштерелгән уен тамашасын күрсәтте. Барлык район халкын конкурсларда катнашырга чакырдылар. Күңелле әйлән-бәйлән уйнаучылар, яңгыравыклы халык җырлары һәм иҗат коллективларының такмазалары кәефне күтәрделәр һәм халыкны көлдерделәр. 

Ә чара ахырында, ут белән бергә бөтен начарлыклары да китсен өчен, Кыш карачкысы яндырылды. Килгән кунакларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International