Абдуллина Наилә Минневәли кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 6 марты, якшәмбе

2022 елның 6 мартында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы һәм Уразлы авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Мөнир Габдулла улы Абдуллина Наилә Минневәли кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Абдуллина Наилә Минневәли кызы 1932нче  елның 6 мартында Кама- Тамагы районы Кече Карамал авылында крестьян гаиләсендә 2 нче бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне Кече Карамал мәктәбендә белем ала.

  Әтисе сугышка киткәч, гаилә хәлләре авырлаша , укуын дәвам итә алмый әнисенә булыша. Төрле колхоз эшләрендә эшли башлый. 

   Тәтеш районына агрономлыкка укырга китә. Ике ай укыганнан соң авылны сагына, укуын ташлап кайта. 1956 елда Яшель Үзән районына фанир заводына эшкә урнаша.

   1958 елда Абдуллин Раухат абый белән гаилә корып җибәрәләр. Шулай итеп Наилә апа туган авылына яңадан әйләнеп кайта. Сыер савучы булып фермага эшкә урнаша. 1959 елда Рамиль исемле уллары туа. Бер-бер артлы тагы 4 бала таба. Биш балагада махсус урта белем бирәләр. Хәзергесе вакытта 3 баласы исән , Казан шәһәрендә уз гаиләләре белән гомер итәләр. Әниләре янына атна саен кайтып йөриләр. 

  Наилә апа хәзергесе көндә узе генә, Кече Карамал авылында гомер итә. 90-яше тулуына карамастан , матур әдәбиятны яратып укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International