
2022 елның 1 мартыннан 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында яшәүчеләрне татар телендә язуларда элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм аншлагларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелә.
Әлеге конкурсны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы, модератор – Татарстан Республикасы Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра.Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты;
Конкурста Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына (ГИС) авторизация узган, конкурс модераторына татар телендә рәсми визуаль мәгълүмат текстында хаталар булуы һәм (яки) аның рус телендә рәсми визуаль мәгълүмат текстына туры килмәве турында мәгълүмат биргән барлык гражданнар катнаша ала.