12 мартта Хәйруллин Роберт истәлегенә багышланган волейбол турниры узды.
Чараны ачып, спортчыларны уен алдыннан Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхатович һәм Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе башкарма директоры Кәримов Мансур Зәки улы сәламләделәр.
Район башлыгы урынбасары актив спортчы Рушан Исламовка, Татар мәктәбе директоры Раил Сабитовка районда волейбол үсеше өчен мактау грамоталары тапшырды.
Турнирда 8 ир-ат командасы катнашты. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - "Импульс" командасы;
2 урын - “Факел” командасы;
3 урын - Олы Кариле мәктәбе командасы (мәктәп укучылары).