Гомәров Миңнеҗан Һади улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 15 марты, сишәмбе

2022 елның 15 мартында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы һәм Яңасала авыл җирлеге башлыгы Шиһабеев Исфан Хәкимулла улы Гомәров Миңнеҗан Һади улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Гомәров  Минниҗан   1932 елның  15  мартында  Шәпкә  авылында  Һади  белән  Миңсылу  Гомәровлар  гаиләсендә  туа.

Шәпкә  башлангыч  мәктәбендә  4 класс  белем  ала.  Кечкенәдән  Минниҗан  абыйга  олылар  белән  беррәттән  эшкә  керешергә  туры  килә.  Армиягә  киткәнче  туган  авылында  эшли. Үгез  җигеп  Спаска  орлыкка  да  бара.

1959  елның  ноябрендә  Шәпкә авылы  кызы  Нурания  апа  белән  гаилә  коралар,  5  бала  тәрбияләп  үстерәләр. Бергә  59  ел  гомер  итәләр.

Озак  еллар  ат  җигеп  фермада  эшли. Шул  ук  вакытта  балта  остасы  булып,  колхозда  төрле  төзелеш  эшләрендә  катнаша.  Соңгы елларда  учетчик  булып  эшләп  лаеклы  ялга  чыккан.

Бүгенге  көндә  Минниҗан абый  Шәпкә  авылында  килене  Равия  тәрбиясендә  яши.  Аның  14  оныгы,  12  оныкчыгы  бар.  Һәрдаим  балалар, оныклар  аның  янына  сагынып  кайталар,  ярдәм  итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International