Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында район, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Кама Тамагы районының ветеринария хезмәте башлыгы Шакиров Руслан Рашатович Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров Марат Азат улының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Яңа коронавируслы инфекция таратуга каршы тору чаралары турында.
2. Муниципаль район территориясендә гражданнардан җыелган үзара салым акчаларын җыю турында.
3. Эш бирүчеләрне теркәү һәм вакансияләрне "Россия эше" дәүләт порталында урнаштыру. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру.
4. Янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганаклары турында. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре.
5. Мәгълүмат элемтәсе: архив документларын цифрлаштыру турында.
6. Йорт биләмәсе участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга бер тапкыр субсидия бирү турында.
7. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында.