«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» Федераль проекты кысаларында гражданнарны түләүсез укыту

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2024 елга кадәр чорга аерым категориядәге гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча чараларны гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» 05.03.2022 елның 290 номерлы карары нигезендә «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында укыту чараларын түбәндәге гражданнар категорияләре өчен гамәлгә ашыру каралган:

а) 50 яшьтән өлкәнрәк һәм пенсия яшендәге гражданнар;

б) бала карау ялында 3 яшькә җиткәнче булган хатын-кызлар;

в) хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге, 0 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар;

г) 35 яшькә кадәрге, шул исәптән категорияләргә караган яшьләр:

- чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланган датадан халыкның мәшгульлеге турындагы законнар нигезендә 4 ай һәм аннан да күбрәк эшләмәүче гражданнар;

- урта һөнәри яисә югары белеме булмаган һәм урта һөнәри яисә югары белем бирү программалары буенча белем алмаган гражданнар;

- мәгариф турында һәм (яисә) квалификация турында документ биргән датадан халыкның мәшгульлеге турындагы законнар нигезендә 4 ай һәм аннан да күбрәк эшләмәүче гражданнар;

- эштән азат ителү куркынычы яный торган гражданнар (оешма бетерелүгә йә штат кыскаруга яисә оешма хезмәткәрләре саны кимүгә бәйле рәвештә эштән чыгарылуга планлаштырыла торган гражданнар);

- агымдагы календарь елда мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән урта һөнәри яисә югары белемнең белем бирү программалары буенча укуын төгәлләүче гражданнар, алар өчен алынган һөнәр (белгечлек) буенча кулай эш булмаганнар.

Чараларда катнашу өчен, укырга керергә теләүче гражданнар, мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә "Россиядә эш" бердәм цифрлы платформасын кулланып, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу турында гариза бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International