Кама Тамагы муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елга язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы, КДАУ югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы ассистенты Вафин Илшат Хафиз улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды һәм аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде.
Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, техника куркынычсызлыгы буенча инструктажлар һәм механизаторларга медосмотр үткәрү, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлеше тикшерелде. Бәяләү 50 баллы система буенча үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Август-Кама Тамагы»ҖЧҖ Югары әзерлек күрсәтте.