Район мәдәният йорты сәхнәсендә театр сезоны

2022 елның 29 марты, сишәмбе

«Идел Йорт» үзешчән театр коллективлары конкурсының спектакльләрен күрсәтү төгәлләнде һәм кичә , 28.03.2022 елда, район мәдәният йорты сәхнәсендә якташыбыз Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча куелган « Ике Аккош» спектакленең премьерасы уңышлы узды. Спектакль вакытында тамашачылар өлкәннәр йортында яшәүче өч өлкән яшьтәге хатын-кызның тормышы шаһиты булдылар. Һәркайсының үз тарихы, язмышы бар.... «Нур» халык театр коллективы актерларына авторның уй-ниятләрен, кайчагында ирония белән, кайчагында моңсулык ноткасы белән тулысынча җиткерә алдылар.

Рәхмәтле тамашачылар бу кичтә мәдәният йортыннан күз яшьләре, уй-фикерләре белән чыгып киттеләр, шулай да районның иҗат коллективлары спектакльләрен тагын бер кат карау теләге белән яхшы кәеф белән таралыштылар.

Тиздән киләсе очрашу. Яңа спектакль. Яңа коллектив. Афишаларны күзәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International