Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары һәм бүлек башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Муниципаль район территориясендә гражданнардан үзара салым җыю нәтиҗәләре турында.
Хабибуллова Миләүшә Хәлим кызы-Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (икътисадый үсеш буенча).
2. Муниципаль район территориясендә йортларны газлаштыру һәм тоташтыруны тәэмин итү турында мәгълүмат.
Шәрәфиев Алмаз Мансур улы-Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше, төзекләндерү һәм ТКХ буенча урынбасары.
3. Мәгълүмати хәбәр: "2022 елда керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру һәм белешмәнең тиешле формасын тутыру турында (хисап 2021 ел өчен)».
Йосыпова Наталья Владимировна-Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппаратының Оештыру бүлеге начальнигы урынбасары.