Кама Тамагы муниципаль районында 2022 елда эшче көчләр саны 7 900 кеше тәшкил итә.
Кама Тамагы муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2022 елның 1 апреленә теркәлгән эшсез гражданнар саны 40 кеше тәшкил иткән (01.04.20021 елга-98 кеше). 2022 елның 1 апреленә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,5 % ын тәшкил итә (01.04.20021 елга – 1,2 %).
Эш бирүчеләр тарафыннан 2022 елның 1 апреленә эш урыннары саны 82 берәмлек тәшкил итә (01.04.20021 елга – 90 берәмлек). Иң күп вакантлы эш урыннары авыл хуҗалыгы (25 вакансия), мәгариф (9 вакансия), хезмәт күрсәтү (6 вакансия) өлкәләрендә тәкъдим ителә.
Инженерлар, агрономнар, тәрбиячеләр, пешекчеләр, тракторчылар, терлекчеләр, ярдәмче эшчеләр бүгенге көндә аеруча кирәкле белгечлекләр булып кала.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 апреленә вакансиягә 2,0 кеше тәшкил итә
Барлык рәсми белдерелгән вакансияләр белән Сез «Россиядә эш» порталында таныша аласыз https://trudvsem.ru/.