Район Башлыгының хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 8 апреле, җомга

Хөрмәтле Кама Тамагы районы Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Сез мобилизацияне әзерләү һәм үткәрү, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, запастагы хәрби хезмәткәрләрне социаль яклау белән бәйле бурычларны башкарасыз.

Сезнең җилкәгездә хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне хезмәткә әзерләү һәм хәрби хезмәтнең абруен күтәрү буенча зур җаваплылык ята.

Сез үзегезнең хәрби бурычыгызны намус белән башкарасыз, Кама Тамагы районы яшьләренә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм дәүләтнең оборонага сәләтлелеге мәнфәгатьләрендә киң спектрдагы бурычларны профессиональ һәм нәтиҗәле чишәсез.

Хәрби комиссариатның барлык шәхси составына хезмәт бурычына тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерәм!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, авыр, әмма сугышчан хезмәтегездә уңышлар һәм тотрыклылык телим.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International