Хәсәнова Мөнәвәрә Җамалетдин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 10 апреле, якшәмбе

Хасанова Мөнәвәрә Җамалетдин кызы 1927 елның апрель аенда Кама Тамагы районы Кече Кариле авылында туа. Мөнәвәрә апага алты яшь булганда әнисе үлеп китә. Мөнәвәрә апага мәктәптә алтынчы сыйныфны бетерү дә мөмкин булмый, чөнки әтисе һәм үги әнисе эштә, сеңелләрен карарга кирәк. Сугыш башланганда аңа әле 14 кенә яшь була.

1942 елда әтиләрен тимер юлга эшкә алалар. Әтиләренә азык - төлек илтергә үги әнисе бара, Мөнәвәрә апа бер яшьлек сеңелесен карап кала. Икенче юлы әтиләре янына Мөнәвәрә апага барырга туры килә. Әтиләре Артюшкино дигән авылда эшли торган була. Соңрак әтиләрен Смоленск шәһәренә җибәрәләр. Каты яраланып, авылга кайта. Ярты елдан тернәкләнеп, яңадан сугышка китә.  1947 елда гына әйләнеп кайта.

Мөнәвәрә апа фермада эшли, бозау да карый, сыер да сава, дуңгызлар да карый.

Олы Кариленең Фатыйх исемле егеткә кияүгә чыгып, Олы Кариле авылында яши башлыйлар. Колхозда эшли, соңгы егерме елын мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыга. Ике улы Фәрит һәм Фарук вафат. Кызы Фәридә гаиләсе белән Казанда яши. 

Мөнәвәрә апага сәламәтлек телибез. Ул авылыбызның ак әбисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International