2022 елның 12 апрелендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Кабул итүдә җирлек башлыклары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты, бу һәр мәсьәләне һәр яклап карарга, ә иң мөһиме-проблеманы хәл итү юлларын табарга мөмкинлек бирде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелде. Бер генә мәсьәлә дә игътибардан читтә калмады, иң катлаулы сорау контрольгә алынды.
исегезгә төшерәбез, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән башлана.