2022 елның 14 апрелендә «Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты И.И. Гыйльметдинов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Кабул итү барышында инвалидларга торак шартларын яхшырту, законнар буенча сораулар каралды.
.jpg)
Барлык мәсьәләләр буенча Илдар Гыйльметдинов гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды, запрослар тиешле башкарма хакимият органнарына җибәреләчәк. Мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар мөрәҗәгать итүчеләргә билгеләнгән тәртиптә җибәреләчәк.