Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУДӘН 2022 елның 16 апрелендә 00.00 сәгатеннән алып 07.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 16 апрелендә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Бозлавык:
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга кирәк. Кискен тоткарлыклардан котылырга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз. Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Югары күренешле жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.