Бүген Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Кама Тамагы муниципаль районы Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Раил Хәмит улы Дәүләтшин һәм Кама Тамагы РУЭСы начальнигы Набиуллин Миннур Нурулла улы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
.jpeg)
Мөнәвәрә Миннебаевна 1932 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Менглич авылында эшче гаиләдә туа.
Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. 1955 елда Кама Тамагы районы Бибирево авылында туып-үскән егеткә кияүгә чыга. Биш баласы, бер кызы һәм дүрт улы бар, шуларның берсе вафат булды.
13 яшьтән төрле эшләрдә эшли, 1944 елда урман кисәргә ярдәм итә. Хезмәт ветераны Мөнәвәрә Миннебаевна, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары бар.
Пенсиягә район элемтә үзәгеннән чыга. Хәзерге вакытта кызы белән Кама Тамагы штпда яши.
.jpeg)