Замалиев Фатых Зиятдин улы 1932 елның 17 апрелендә Кама-Тамагы Бәби авылында төпчек 6-чы бала булып дөньяга килә. 1940 елда укырга керә, 1944 елда дүрт класс укып бетереп аттестат ала.
Мәктәпне бетерүгә колхозга эшкә керә, молотолкада атлар кууда эшли. 1945 елда Фатых абый үгез җигеп Чуваш авылы Канашка утын ташырга эшкә китә. Аннан авылга кайткач амбарда,ындыр табагында, икмәк ташый һәм башка төрле эшләрдә эшли. Иделләрне киңәйтергә дигән закон чыккач Пестовка дигән авылга идел кырыйлары кинәйтергә эшкә китә. Урман эчендә землянкаларда торганнар.
Әнисе үзе генә булгач Фатых абыйны армиягә алмыйсы булганнар, ләкин кеше җитмәү сәбәпле 1952 елның 2 маенда армиягә алалар Казахстанда служить итә. 9 ай служить иткәннән сон авылга кайта. Армиядән кайткач Олы Кэриле авылы кызы Хәлимә белән гаилә корып җибәрәләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормышта югалтулар да була – 20 яшендә төпчек кызлары вафат була.
Фатых абый бик ачык, шат күнелле кеше. Бик матур гармунда уйный. Тормыш иптәше белән 70 ел бергә иңне - ингә куеп балалары тәрбиясендә штп Кама-Тамагы район үзәгендә яшәп яталар.