2022 елның 20 апрелендә Кама Тамагы җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Ринат кызы Кудерметова гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
Кабул итү барышында торак шартларын яхшырту, законнарны үзгәртү мәсьәләләре һ. б. мәсьәләләр каралды.
Депутат кирәкле консультацияләр үткәрде һәм тиешле аңлатмалар бирде. Гражданнарны кабул итү барышында яңгыраган барлык проблемаларны хәл итүне шәхси контрольгә алды.
Депутат фикеренчә, гражданнарны шәхси кабул итү – халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле алымнарының берсе. Бу турыдан-туры дәүләт хакимияте органнарына авыр тормыш шартларында ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге.