Җирле үзидарә көненә багышланган бәйрәм концерты

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 2022 елның 21 апрелендә, район мәдәният йорты бинасында җирле үзидарә көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

Район башлыгы Наил Альбертович Вазыйхов исеменнән рәхмәт сүзләре һәм ныклы сәламәтлек, авыр һәм җаваплы эштә һөнәри уңышлар, район иминлеге өчен намуслы хезмәт итүләрен теләде, муниципаль хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүләкләү тантанасыннан соң чара Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм концерты белән дәвам итте. Тамашачылар бию һәм вокаль коллективларның искиткеч чыгышлары белән хозурланды. Әйтергә кирәк, һәр чыгыш үзенчәлекле һәм кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International