Сороковнин Николай Фёдор улы 1932 елның 22апрелендә туа. Мәктәптә укыганда Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш вакытында «Уртак хезмәт» колхозында эшли, атлар карарга, су ташырга ярдәм итә, басуга эшкә җәлеп ителә.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1947 елда Загот конторыга машинист укучысы булып эшкә урнаша.1951 елда шуннан армиягә алына. Армиядән соң шул ук оешмага кайта. Николай Фёдорович Саратовка сак начальнигына укырга җибәрелгән. Бу оешма ябылганчы ул шушы вазыйфада эшләгән.
Николай Фёдорович булачак тормыш иптәше,педагогика училищесын тәмамлаганнан соң Кама Тамагына юллама белән кайткан - башлангыч сыйныфлар укытучысы Гроза Фёдоровна белән таныша. Предприятиене үзгәртеп корганнан соң, күпмедер вакыт җирле сөт заводында эшли, аннан Трансгазга күчеп, пенсиягә чыкканчы 25 ел эшли.
Газлаштыруда катнашты.
Күп тапкырлар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Май заводында эшләгән чорда партия оешмасы секретаре була. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан орден белән бүләкләнгән.
Ул хезмәт ветераны.