«Алтын каләм –Золотое перо»XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

2022 елның 18-24 июнендә «Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Казан (Идел буе) федераль университеты»ЮҺБ ФДБМУ(алга таба –К(и)ФУ) белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан –Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе катнашында «Татарстан яшьләре»төбәк иҗтимагый оешмасы.

Анда катнашу өчен ике дәүләт телендә эшләүче журналистлар, фотографлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар һәм блогерлар чакырыла. Фестивальнең төп призы(Гран-при)–К (и)ФУНЫҢ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына укыту.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 25 апреленнән 20 маена кадәр, Нигезләмәдә күрсәтелгән юнәлешләр һәм темалар буенча кабул ителә. Гариза түбәндәге сылтама буенча бирелә: https://forms.yandex.ru/u/625e76831adfbc43a27f2bef/ - PDF форматында. Әйтергә кирәк, гаризага портфолио беркетергә кирәк.

Фестиваль «Идел» яшьләр үзәгендә узачак (Лаеш муниципаль районы, Матюшино авылы, Садовая ур., 7) .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International