Рудник урта мәктәбенең ата-аналар комитеты Идел аръягы зонасында иң яхшысы

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

23 апрель көнне Тәтеш мәдәният йортында ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" дигән республика конкурсының зона этабы булып узды. Бу этапта безнең Кама Тамагы районы данын "ФАНТ"командасы яклады.

Катнашучылар күргәзмәне якладылар, команданың визиткасын күрсәттеләр һәм социаль проектны тәкъдим иттеләр. Жюри Рудник урта мәктәбенең ата-аналар комитеты чыгышын югары бәяләде һәм аларның оригинальлеген билгеләп үтте. Хәзер командага 2022 елның 15 маенда Казан шәһәрендә узган бәйгенең төп призы өчен көрәшергә туры киләчәк.

Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International