Кама Тамагы районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, министрның игенчелек буенча урынбасары, «Август-Агро»ҖЧҖ генераль директоры килде

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 2022 елның 28 апрелендә, Кама Тамагы районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Җәббаров Марат Азат улы, министр урынбасары Яшин Дмитрий Александрович, «Август-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Галәветдинов Айдар Фоат улы булды. Муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы белән бергә районда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштылар.

«Август – Кама Тамагы " ҖЧҖ генераль директоры Копанев Алексей Геннадиевич Олы Салтык авылында 2021 елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылган ашлык киптерү комплексын күрсәтте.

"Август-Кама Тамагы" ҖЧҖнең Үзәк базасына күчтеләр, машина-трактор паркын реконструкцияләү барышы белән таныштылар, запас частьләр складын карадылар, запас частьләрне сатып алу һәм куллану тулысынча цифрлаштырылган, мәгълүматлар автомат рәвештә 1С программасына утыралар.

Аннары министр үсемлекчелек тармагын цифрлаштыру белән танышты. "Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ белгечләре, Сгоріо программасын кулланып, кыр эшләре белән идарә итүнең бөтен технологик процессын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International