Хөрмәтле каматамагылылар!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Беренче май — иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, язгы яңару, киләчәккә якты өметләр, тирән ихтирам һәм иҗади хезмәткә югары бәя бирү символы. Ә иҗади һәм намуслы хезмәт һәрвакыт теләсә кайсы җәмгыятьнең, шулай ук бәхетле гаиләнең уңышлы үсешенә нигез булып тора һәм шулай булып кала.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А.Вазыйхов