Хөрмәтле мөселманнар!
Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәмдә кеше һәм җәмгыять тормышындагы чын кыйммәтләр чагылдырылган, алар күңел чисталыгына һәм бердәмлеккә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, Аллаһы Тәгаләгә ышанычны ныгытырга, аның гореф-гадәтләрен сакларга өндиләр.
Ураза бәйрәме һәр йортка җылылык һәм шатлык, үзара аңлашу, тынычлык, иминлек һәм муллык алып килсен!
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыйхов