Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Георгий тасмасы” дип исемләнгән мастер-класс

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Рудник урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен «Георгий тасмасы» брошкасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Һәркем үз эшен төгәл һәм пөхтә башкарырга тырышты. Кулдан ясалган брошкалар үзенчәлекле матур килеп чыкты. Мастер-класс нәтиҗәсеннән яшьләр дә, очрашуны оештыручылар да канәгать калдылар. Чара ахырында укучылар георгий тасмасын тагу кагыйдәләре белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International