Авыл җирлекләрендә өмәләр уза

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгы кысаларында Кама Тамагы районында масштаблы чаралар уза. Өмәләрдә авыл җирлекләре администрацияләре, ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре һәм районның актив кешеләре катнаша.

Муниципалитетның барлык авыл җирлекләрендә махсус техника җәлеп итеп, чараларда катнашучылар тарафыннан агачларны кисү һәм агарту, куаклар һәм коры-сары кисү, шулай ук чүп-чар җыю һәм чыгару эшләре башкарылды.

Моннан тыш, район хакимияте хезмәткәрләре җир кишәрлекләре хуҗалары белән аларны тиешле хәлдә тоту кирәклеге турында аңлату эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International