Кыштан соң, табигать һәм кеше факторлары белән бәйле рәвештә, җир күп урыннарда чүп-чар, ботаклар, тормыш эшчәнлеге продуктлары белән тулган. Бөтен район буенча яз җитү белән өмәләр, урамнарны, паркларны, скверларны, балалар мәйданчыкларын, ял урыннарын җыештыру буенча киң күләмле акцияләр үткәрелә.
Кичә Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары педагоглар белән берлектә Кама Тамагы штпга керү юлында автомобиль юлы территориясен җыештыру өмәсендә катнаштылар.