Бүген районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында М.А. Чирков истәлегенә багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Ярышларны ачып, спортчыларны ярышлар алдыннан Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илназ Хәлим улы Хөснетдинов һәм Кирельск мәктәбе директоры Венера Әсгатовна Кәримуллина сәламләделәр.
Йөгереш Сөйки авылыннан Кирельское авылына кадәр узды, анда Кама Тамагы муниципаль районының 8 мәктәбе катнашты.
Спорт чарасы ахырында җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.