Бүген, 2022 елның 6 маенда, "Таттелеком" ГАҖ генераль директоры Нурутдинов Айрат Рәфкатовичтан барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне һәм Җиңү көне уңаеннан пенсионер - элемтәчеләр котлау телеграммасы алдылар.
Котлау телеграммасын һәм бүләкне тыл ветераны Фатыйхова Мөнәвәрә Миннебай кызы алды. Ветеранны "Таттелеком" ГАҖ филиалы директоры Алтынбаева Ландыш Җәүдәт кызы һәм Кама Тамагы РУЭСы җитәкчесе һәм район Советы депутаты Нәбиуллин Миңнур Нурулла улы котладылар.