"Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе" ДАССО территориясендә традицион өмәсе булды

2022 елның 8 мае, якшәмбе

"Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе" ДАССО территориясендә традицион шимбә өмәсе булды. Ел саен үткәрелә торган язгы өмә кысаларында территорияне төзекләндерү хастаханә хезмәткәрләре өчен матур традициягә әйләнде. Өмәдә катнашучылар урамга себерке, тырма, капчык белән коралланып чыктылар. 🧹 Газоннар тәртипкә китерелде, чүп-чар, яфраклар, коры ботаклар җыештырылды. Медицина хезмәткәрләре учреждение тирәсендәге территория чисталык белән балксын һәм кышкы сезоннан соң тәртипкә китерсен өчен бөтен көчләрен куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International