Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында.М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Чарада безнең район делегациясе дә катнашты. Кама Тамагы районы башлыгы, район хәрби комиссары, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары, район ветераннар (пенсионерлар) Советы Рәисе, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм ветераннар.
Рөстәм Нургалиевич билгеләп үткәнчә, Җиңү Көне-Изге бәйрәм, аның өчен без ата-бабаларыбызга бурычлы.