Бүген Кама Тамагы штпда район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
Җиңү көнен бәйрәм итү «Үлемсез полк»тан башланды. Район кулланучылар җәмгыяте мәйданында Кама Тамагы халкы һәм кунаклары, әлеге чарада катнашу өчен, җыелдылар.
Район мәдәният йорты каршындагы мемориалга веноклар һәм чәчәкләр салу һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булучыларны искә алу өчен район башлыгы, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, Хәрби комиссар, район сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы Рәисе, шулай ук иҗтимагый оешма һәм предприятиеләр вәкилләре, укучылар һәм район халкы чыкты. Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары төгәл сафта хәрби дан герляндасын куйдылар.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы , ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Гисмятов Радик Расыйх улы, Кама Тамагы районы хәрби комиссары Миннекәев Таһир Сәхибназар улы барлык катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладылар, үзләренең батырлыклары белән баш өстендә тыныч күк йөзе яулаган ветераннарга рәхмәт белдерделәр.
Бәйрәм көненең беренче яртысын район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт тәмамлады. Искиткеч вокал һәм бию номерлары тамашачыларны сөендерде.
Бәйрәм чаралары көне буе дәвам итәчәк һәм 9 Май хөрмәтенә салют белән тәмамланачак, ул 22:00 сәгатьтә булачак.