.jpeg)
Гизатуллина Нүрия Бәдретдин кызы 1932 елның 9 маенда Олы Кариле авылында туа.
Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Гарифуллин
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы һәм Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина катнашты.
Әтисе сугышка киткәндә аңа бары 9 яшь кенә була. Ул әнисенең зур ярдәмчесе, 4 яшьлек сеңелесенә, 1 яшьлек энесенә олы терәк була.
Нүрия апа мәктәптә 7 класс кына белем алган. Ул бик тырыш яхшы укучы булган, матур итеп биегән, математиканы бик яраткан. Мәктәптән кайткач, әнисе белән яфрак җыярга, утын кисәргә урманга йөргән, сыер асырарлык печән җыйганнар. Кырда эшләүчеләргә ашарга илтә торган булган. Әнисе авыргач, аның урынына эшкә барган. Эшләгән өчен аларга һәр көнне берәр телем икмәк биргәннәр. Алар бик тату яшәгәннәр.
Нүрия апа авылдан китми. Казан юлларында да җәяуләп йөрергә, урман кисәргә, кырларда, фермаларда, ир кешеләр эшли торган авыр эшләрдә дә эшләргә туры килә аңа. Эштән бер кайчанда курыкмый, җиренә җиткереп, гадел эшли.
Нурия апа Олы Кариле авылының матур егете Гизатуллин Гадил Сөнгатулла улына кияүгә чыгып, 7 бала үстерәләр. Аларга белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр.
Нурия апа һәрвакыт үз балаларына, оныкларына, ә хәзер оныкчыкларына да “ Укыгыз, үзем укый алмадым, сез укыгыз, тырыш булыгыз,”-дип киңәшләр бирә.
Хәзерге вакытта хезмәт һәм тыл ветераны Нүрия апа авылда ике ир баласы тәрбиясендә яши.Тормыш иткән нигез җылысын саклап торучы Нүрия апа һәр ел саен туган көнендә, бәйрәмнәрдә 7 баласын, 7 оныгын һәм 9 оныкчыгын тирәсенә җыя.