9 май көнне Кама Тамагы муниципаль районы авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары булып узды. Митинглар, истәлекле акцияләр, концертлар авыл халкын Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүче обелисклар, стеллалар һәм һәйкәлләр янында җыйды.
Халык сугышта һәлак булган туганнарын искә алды. Гирляндалар һәм чәчәкләр салынды, сугыш еллары җырлары яңгырады һәм, әлбәттә, район оешмалары вәкилләренең котлаулары яңгырады.