Бөек Ватан сугышында катнашучылар Николай Михайлович Макарычев һәм Вазыйх Җиһанша улы Ногуманов Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Расыйх улы Гисмятов, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина,авыл җирлекләре башлыклары килделәр һәм котладылар.
Мәктәп укучылары, авыл халкы ветераннар ишегалларында бәйрәм концерты оештырдылар һәм бәйрәм белән котладылар. Сугыш еллары җырларын башкардылар, аларга нык сәламәтлек теләделәр. Бу 9 май көнне матур традициягә әверелде.