Кама Тамагы штп. Кама Тамагы муниципаль районында пенсионерлар арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Өченче яшь» дип исемләнгән спартакиада булып узды. Ярышларда Кама Тамагы муниципаль районы авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге кешеләр катнашты.
Ярышларны ачып, спортчыларны ярышлар алдыннан Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илназ Хәлим улы Хөснетдинов сәламләделәр.
Пенсионерлар Спартакиадасы программасына 4 дисциплина кертелгән: йөзү, пуля белән ату, дартс һәм өстәл теннисы.
Спартакиада сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны, сәламәтлек төркемнәрендә шөгыльләнүчеләрне, спорт эстафеталарында ярышырга гына түгел, күңел белән ял итәргә, аралашырга да килгән актив пенсионерларны җыйды.