12 май көнне Кама Тамагы мәктәбенең яшь армиячеләр командасы "Аҗаган-2022"хәрби - спорт уенының зона этабында катнашты.
Ярышларда укучылар 12 конкурс чарасында катнаштылар, алар нәтиҗәләре буенча безнең команда 8 призлы урын яулады: 1 урын - "60 м га йөгерүдә", 2 урын - "Меткий стрелок", "озын дистанциягә йөгерү", "тормыш иминлеге нигезләре", "йөзү 150 м", 3 урын - "тактик уен", "хәрби-тарихи уен" һәм "яхшы сафта, яхшы көрәштә". Барлык конкурс чаралары нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы мәктәбенең яшьармиячеләр командасы 3 нче урынны яулады.
Команданы һәм җитәкчене уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!