Универсиада уты эстафетасы

2013 елның 2 июле, сишәмбе

3 июльдә районыбызның унсигез кешесе район үзәге урамнарыннан Универсиада уты белән узачак. Әлеге хокукка спортта аеруча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар һәм тренерлар, районның иҗтимагый-сәяси тормышы активистлары, җитәкчеләр һәм учреждение хезмәткәрләре лаек булды.
Универсиада уты үзәк район сырхауханәсе янында старт ала. Беренче булып аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары, спорт ориентлашуы буенча спорт мастерлыгына кандидат, «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» исеменә ия булган Рөстәм Гыйлметдинов кабул итеп ала. Моңа кадәр ул ун ел районда яшьләр эше һәм спорт бүлеген җитәкләде, аның инициативасы белән районда оешмалар арасында төрле даталарга багышланган волейбол турнирлары матур гадәткә кереп китте. Нәкъ менә бу вакытта район оешмалары һәм предприятиеләре арасында спартакиада старт алды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе структурасы эшләнә һәм гамәлгә кертелә, стадион төзелә, районда беренче спорт комплексы җиһазлана. Үзе спортчы булган Рөстәм Ирек улы гаиләсендә дә спортка мәхәббәт тәрбияләгән. Чаңгыда йөрү, йөзү, бию, гимнастика  белән шөгыльләнү – гаиләсенең яраткан шөгыле.
Универсиада утын аңардан МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов кабул итеп ала. Илдар Феликс улы яшь җитәкче, ул берничә ел эчендө агрфирма җитәкчесеннән район җитәкчелөренең берсе дәрәҗәсенә күтәрелде.Эше күп булуга карамастан, ул спортның уен төрләре белән актив шөгыльләнә.
Эстафетаны Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Сорокина кабул итә. Өч бала әнисе  Марина Владимировна укытучы һәм спортчы ирен тулысы белән хуплый. Спортка мәхәббәтне шәхси үрнәге белән тәрбияли. Әлеге гаилә төрле ярышларда, гаилә эстафетасында даими катнашып килә.
Район Сабан туйларының күп тапкыр батыры Әүхәт Мөхәммәдиев тренерлык эшенә күчеп, татарча көрәш буенча район, республика һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда берничә җиңүче тәрбияләгән тернер. Аның шәкерте Фаил Миңнеҗанов һәм Алмир Хәмидуллин милли көрәш буенча Россия беренчелеге призерлары булды. Татар-башкорт көрәше буенча атказанган спорт мастеры эстафетаны Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халиковага тапшыра. Быел ел башыннан район ЗАГСы районда дөньяга яңа аваз салган  66 нәнигә туу турында таныклык, ана капиталына 9 сертификат тапшырды. Быел 40 никах теркәлгән инде.
Равил Мөбәрәкшин район Сабан туеның абсолют батыры титулын икенче ел  кулыннан ычкындырмый. бу аның бердәнбер казанышы түгел. «Ватаным Татарстан» газетасы призына республика ярышларында җиңүче, татар-башкорт көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат Равил быел район Сабантуе иганәчеләренең берсе – «Газпромтрансгаз Казань» ААҖ  биргән «Лада-гранта» автомобиленә ия булды. Равил Универсиада уты эстафетасын татар урта мәктәбенә кадәр алып килә һәм аны анда Кама Тамагы муниципаль район Советы аппаратының юридик бүлеге җитәкчесе Мария Бисяринага тапшыра. Мария мәктәптә укыганда чаңгы ярышларында актив катнаша. Ул аңа киләчәктә дә ярап куя. Икенче ел «Россия чаңгы юлы» ярышларында коллектив данын яклый.
Анатолий Демченкога өстәл теннисына мәхәббәтне укытучысы евгений Гончаров тәрбияли. Анатолий балачактан спорт белән мавыга һәм һөнәрнең дә спорт белән бәйлесен сайлый. Бүген ул Тәтеш педагогия көллиятендә белем ала. Өстәл теннисы буенча ТР укучыларының XIII спартакиадасы призеры, агымдагы елда махсус уку йортлары студентлары арасында өстәл теннисы буенча ТР Беренчелеге призеры Анатолий Демченко факелны Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәровка тапшыра. Быел Илшат Мәхмүт улы җитәкчелегендәге мәгариф бүлеге чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИга лаеклы әзерли алды. Кайбер фәннәрдән уртача күрсәткеч раойн буенча уртача республика күрсәткечен дә узып китте. Укучыларыбыз шәхси казанышлары белән дә шатландыралар – алар арасында республика һәм бөтенроссия фән олимпиадаларында һәм төрле конкурсларда җиңүчеләр бар.
Кирельскилылар районда өстәл теннисы  ярышларында Сөйки мәктәбенә һәрвакыт төп конкурент булды. Менә бүген дә эстафетада үзләренең элеккеге көндәшләре белән беррәттән җиңел сәнәгать техникумы студенты, өстәл теннисы буенча ТР укучыларының XIII спартакиадасы призеры, агымдагы елда урта махсус уку йортлары студентлары арасында өстәл теннисы буенча ТР Беренчелеге призеры Маргарита Бармашова да катнаша. Ул Универсиада утын Затон урта мәктәбе директоры Александр Сорокинга тапшыра.  Александр иванович спорт белән күптән шөгыльләнә. Ул үз укучыларында спортның хәрби-кулланма төрләренә мәхәббәт тәрбияли алган. Аның укучылары район һәм республика ярышларында гына түгел, Бөтенроссия олимпиадалары һәм  үзе укыткан ОБЖ фәне   конкурсларын да җиңүчеләр.
Бүген яшьләр арасында волонтерлык хәрәкәтенә зур әһәмият бирелә. Волонтерлар беренчеләрдән булып авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәмгә килә, алар  Универсиада кебек масштаблы спорт чаралары үткәргәндә беренче ярдәмчеләр. Районның «Ключ» ирекле берләшмәсен Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Светлана Кириллова җитәкли. Ул факелны Александр Сорокиннан кабул итеп алачак.
Аңардан  ут эстафетасын балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры-укытучысы Евгений Шалдыбин кабул итә. Ул спортчыларга, футбол яратучыларга һәм җанатарларга футбол һәм мини-футбол буенча җыелма команда капкачысы буларак таныш. Узган сезонда Евгений команда белән бергә республиканың авыл районнары арасында мини-футбол буенча иң яхшысы булды.
Элина Фирсова мәктәптә укыганда ук үзенең актив тормыш позициясе белән игътибарны үзенә җәлеп итте. Бүген ул «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый берләшмәсенең хокук мәсьәләләре буенча вице-президенты, ТР Дәүләт Советы каршында иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы һәм районда җирле үзидарә Советында иң яшь депутат. Элина факелны Кама Тамагы муниципаль район Советы аппаратының оештыру бүлеге баш белгече Олеся Поздняковага тапшыра. Аның эш нәтиҗәләре нигезендә узган ел йомгаклары буенча районыбызның рәсми сайты республикада иң яхшы дип табылды. Олеся «Кадрлар резервы» республика проектында катнашучы,  «Башлангычларыбызга сәяхәт» республика конкурсының «Ата-бабаларыбызның изге җире» номинациясендә  ул эшләгән туристлык-сәяхәт маршруты республикада III урынны алды.
Икътисад, идарә һәм хокук институты студенты Сергей Шалдыбин да спорт казанышларында абыйсыннан калышмый. Футбол буенча район җыелма командасы һөҗүмчесе буларак, ул абыйсы кебек үк узган сезонда мини-футбол буенча ТР чемпионы титулына лаек булды.
Николай Егоров районда берничә ел эшләү вакытында яшүсмерләр һәм хезмәттәшләре арасында абруй казанып өлгерде инде. Балалар-яшүсмерләр спорт клубы тренеры спорт туризмы белән шөгыльләнә һәм республика ярышларында призлы урыннар алган укучыларын да моңа тарта алган. Укучылары Альберт Гыйззетдинов һәм Равил Таҗетдинов спорт туризмы буенча ТР кубогының беренче этабында призлы урыннар яулаган. Ул эстафетаны ТР атказанган физик культура хезмәткәре Ришат Ханановка тапшыра. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы  узган елда футбол буенча район җыелма командасын мактау пъедесталына күтәрде. Физик культура отличнигы Ришат Хананов  районыбызда Универсиада уты эстафетасын «Акчарлак» спорт комплексы янында тәмамлый.
Әлеге чараның иганәчеләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Болар – Анна Захарова (COCO-COLA компаниясенең тышкы элемтә һәм коммуникация буенча менеджер) һәм Наталья Яшина (Мегафон элемтә операторының PR-менеджеры).

 


Светлана Заһидуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International