Кама Тамагы районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) шуны билгеләп үтә: элек билгеле бер ысул уңайсыз булса, пенсия алу ысулын үз теләге белән сайларга мөмкин, аны һәрвакыт үзгәртергә була. Исегезгә төшерәбез, каматамагылылар пенсия ала алалар: Россия Почтасы аша — өйгә яки яшәү урыны буенча почта бүлекчәсенә, кредит учреждениеләре (банклар) аша, банк бүлеге кассасында, шулай ук «МИР»банк картасы аша.
Кирәк булганда, пенсияне китереп җиткерү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә мөмкин. Моның өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән яңа гариза бирергә кирәк: шәхсән РПФ клиентлар хезмәтенә яки КФҮНӘ, йә электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша gosuslugi.ru яки РПФ сайты es.pfrf.ru к
Мәсәлән, дәүләт хезмәтләре порталында «Пенсия ташламалары» — «пенсияне түләү» бүлегендә «пенсия китерү турында гариза кабул итү»н сайларга кирәк. РПФ сайтының «пенсияләр» бүлегендә шәхси кабинетта «пенсия китерү турында гариза»сайларга. Гаризада китерү оешмасын, пенсияне китереп бирү ысулын һәм счет реквизитларын күрсәтергә.
Пенсионердан үзенә билгеләнгән пенсияне ышанычлы кеше ала ала. Срогы бер елдан артып киткән нотариаль ышанычнамә буенча Пенсия ышанычнамәнең гамәлдә булу срогы дәвамында түләнә. Тик шул ук вакытта пенсионерга ел саен Россия чикләрендә яшәү урыны яки тору урыны буенча (чит илгә даими яшәү урынына китүчеләрдән тыш) теркәү фактын расларга кирәк. Моның өчен РПФның теләсә кайсы территориаль органына барырга, йә почта аша түләүне мөстәкыйль алырга кирәк (әгәр пенсия почта бүлекчәсе аша җибәрелә икән), — дип билгеләп үтәләр клиентлар хезмәтендә.