Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхат улы, хәрби комиссар Миннекаев Таһир Сәхибназар улы составында 27 июльдә Ногинск шәһәрендә шефлыкка алынган хәрби частьтә булды.
Хәзерге вакытта безнең районнан 9 егет һәм кыз армия хезмәте үтә. Наил Альбертович хәрби хезмәткә чакырылучыларның хезмәт шартлары белән танышты. Часть командованиесе белән алга таба хезмәттәшлек турында килешү озайтылды.