Сорокина Мария Андреевна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 2 августы, сишәмбе

1927 елда 21 июльдә ТАССРның Кама Тамагы районы Сөйки авылында туа.

Сугышка кадәр сөйки мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында, барлык балалар кебек үк, колхозда эшли, кая китә. 1946 елда 19 яшендә колхозда плугарь булып эшли, сарыклар көтә. 1953 елда «Просвет»колхозында сыер савучы булып эшли башлый. Алдынгы сыер савучы иде, премияләр, грамоталар белән бүләкләнде. СССР Югары Советы Президиумы "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены белән бүләкләнгән. Эш стажы 41 ел.

Кызы тәрбияләп үстергән, ул да сыер савучы, әнисе белән бергә эшләгән, югары савымга ирешкән.

Оныгы белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International