Ишем авылында Авыл көненә багышланган"Чәчәк бәйрәме" бәйрәме үткәрелде. ул авылда туып-үскән барлык кешеләрне дә бергә җыйды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, авыл активистлары, "иң яхшы палисад"конкурсында катнашучылар рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Ишем авылы клубы хезметкерлере тарафыннан мәдәни-купел ачу программасы уткерелде: узешчен номерлар әзерләнде, аркан тартышу, капчык белен сугышу, чиләк – чиләк белен узгеру, капчык киеп йөгерү, баудан призлар кису кебек конкурслар уткерелде, беркем де булексез калмады.
Биредә үк бәйрәм үткәрү территориясендә барлык кунаклар өчен дә сыйлы өстәлләр әзерләнгән иде, ә кыр кухнясы барлык кешене дә шурпа белән сыйлады. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.