Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты секретаре итеп Вишнякова Ольга Николаевна һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты белгече Миңнегалиева Алинә Хәниф кызы билгеләнде;
Киңәйтелгән киңәшмәдә актуаль мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
1. Яңа коронавирус йогышы таралуга каршы тору чаралары турында.
Минвәлиев Ильяс Илдус улы-«Кама Тамагы РҮХ " ДАССОның баш табибы.
2. Муниципаль район территориясендә хайваннар һәм кошларның йогышлы чирләрен китереп чыгаручыларны кисәтү чаралары турында һәм умарталыкның ветеринария-санитария паспортын рәсмиләштерү турында.
Шакиров Руслан Рашат улы-«Кама Тамагы район дәүләт ветеринария берләшмәсе»ДБУ башлыгы.