Бүген Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альбертович Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Район башлыгы үткәрә торган гражданнарны кабул итүнең төп максаты-район халкы мөрәҗәгать иткән социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүне тизләтү. Һәр мөрәҗәгать җентекләп карала, тулы үтәлешкә кадәр контрольгә куела. Кабул итүгә килгән барлык гражданнар да мөмкин кадәр тулы һәм компетентлы тәкъдимнәр алалар: кемгә мөрәҗәгать итәргә, кемгә конкрет шалтыратырга яки гариза язарга.